news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Дуслык күле ачылды

Дуслык күлен ачу тарихы да да күп кенә тарихи мисалларга барып тоташа.

(Чүпрәле, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәледә ике милләт-татарлар һәм чуашларның бер-берсе белән туганнарча гореф-гадәтләре, традицияләрен саклап яшәүгә дәлил буларак, Дуслык күле барлыкка килде. Әлеге күлне ачу тантаналы төстә Алешкин-Саплык авылында үткән бәйрәм чарасында узды, дип яза җирле басма.

Легенда буенча әлеге җирлеккә 17 гасыр тирәсендә Алеша дигән бер ир-ат килеп төпләнә. Ул киң күңелле, бик ярдәмчел кеше була. Шуңа да аңа тирә-як авыллардын төрле милләт, аеруча татар, чуаш халкы тартыла, юлаучылар ял итү урын сорап туктала торган була. Туктап калган кешеләр, хәтта китми, биредә төпләнеп, йортлар җиткезә, гаилә төзиләр. Шулай итеп, Алешкин-Саплык дигән авыл калкып чыга. Аның бер ягында татарлар, икенчесендә чуашлар яши башлый. Бүгенге көнгәчә, авыл җирлегендә дус-тату тормыш әнә шулай дәвам итә.

Дуслык күлен ачу тарихы да да күп кенә тарихи мисалларга барып тоташа. Бу урында чишмә юллары бар, аннан бертуктаусыз су чыгып торганлыктан, күл ясарга уйлыйлар. Әмма әлегәчә аның исеме булмый. Киләчәктә биредә авыл бәйрәмнәре, төрле чараларны бергәләп үткәрүне күздә тотып, ниһаять, Дуслык күле дип йртү турында карар кылалар.

Чыннан да бәйрәм ике милләтнең дус-туган яшәвен чагылдырды. Авыл җирлекләре чәй өстәлләре әзерләп килгәннәр, ә хуҗалар бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте.

Район башлыгы Александр Шадриков бәйрәм белән котлап, киләчәктә дә милли кыйммәтләрне саклап яшәргә чакырды. Авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев исә ял урыны булдыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100