news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә өченче "Троица көйләре" фестивале үтәчәк

"Троица көйләре" фестивале – ул гореф-гадәтләребезне яңарту.

(Чүпрәле, 12 май, "Татар-информ", "Туган як"). 2018 елның 2 июнендә Татарстан һәм Казан митрополиты башлыгы Феофан фатихасы белән Иске Чүпрәле җирлегендә "Троица көйләре" фестивале узачак. Әлеге фестивальне үткәрү районда традициягә әйләнде һәм быел ул төбәкара статуска ия булды. Икенче төрле әйтсәк, фестиваль Татарстан Республикасында үткәрелүче мәдәни чаралар исемлегенә кертелде, дип яза җирле басма.

Чараның географик масштабы елдан-ел киңәя бара. Идел буе зонасына кергән районнардагы фольклор ансамбльләрдән тыш, быел Ульяновск өлкәсеннән, Чувашия Республикасыннан да коллективларның килүе көтелә. Шуны да әйтәсе килә, программада тынлы музыка әсәрләре, милли халык, патриотик җырлар да урын алачак, шулай ук, биюләр дә булачак.

Сергий Радонежский храмы башлыгы, иерей Павел Пурлов әйтүенчә, "Троица көйләре" фестивале – ул гореф-гадәтләребезне яңарту. Элек тә, халкыбыз табигатькә чыгып, төрле чаралар үткәргән бит.

Моннан тыш, фестиваль барышында төрле мастер-класслар тәкъдим ителәчәк, мәйданчыкта сувенирлар сатылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot