Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә чөгендер алуга керештеләр
Район буенча шикәр чөгендере 3904 гектар мәйданда чәчелгән.
(Чүпрәле, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Чүпрәле районы хуҗалыкларында көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара. Район буенча бөртеклеләрне урып-җыю, көзге чәчү тәмамлану белән үк игенче-механизаторлар шикәр чөгендере алуга керештеләр, дипяза җирле басма.
"Цильна" җәмгыяте, "Шәйморза" хуҗалыгы һәм "Махмутов" крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре район хуҗалыклары һәм агрофирма филиаллары арасында беренчеләрдән булып шикәр чөгендере алуга керештеләр.
Район буенча шикәр чөгендере 3904 гектар мәйданда чәчелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда район буенча 292 гектар мәйдандагы татлы тамыр җир өстенә казытып чыгарылган.
Агымдагы елның да авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңай килмәвен искә алсак, район буенча уңышы да әлегә ярыйсы гына, һәр гектардан уртача центнер уңыш чыга.
Без "Мәхмүтов" крестьян-фермер хуҗалыгына килгәндә, биредә 80 гектар мәйданны биләгән басуда Газинур Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә "СФ-10.2" маркалы комбайн чөгендер алуга керешкән иде. Әлеге комбайны берьюлы берничә техника эшен башкара, чөгендерне яфракларыннан чистарттырып, җир өстенә казытып чыгара, аннан соң кагатларга бушата. Ә кагатлардан исә погрузчик ярдәмендә КамАз автомобильләренә төятәләр. Татлы тамырларны Илмас Ахметов, Рузаль Ахметов, Айрат Сатдинов, Александр Никишкин, Артем Чернов һәм Альфред Хәйруллов җитәкчелегендәге КамАЗ автомобильләре шикәр заводына ташып торалар. Бүген әлеге коллектив тырышлыгы нәтиҗәсендә 3,5 тонна татлы тамыр чималы шикәр заводларына тапшырылган да инде.
"Сентябрьнең соңгы атнасын тәмамлап киләбез. Инде караңгы, тоташ яңгырлы көзгә дә ерак калмагандыр. Шуңа да башка хуҗалыкларга да шикәр чөгендерен казыту эшләренә керешү хәстәрен күрергә кирәк", - диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз