news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә беренче сыйныфка баручыларга портфельләр тапшырылды

Районда быел мәктәп ишекләрен беренче тапкыр 211 укучы бала ачып керәчәк.

(Чүпрәле, 18 август, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында Чүпрәледә беренчеләргә портфельләр тапшырылды, дип яза район газетасы.

Районда быел мәктәп ишекләрен беренче тапкыр 211 укучы бала ачып керәчәк. Хәйрия ярдәме беренче сыйныф укучылары белән бергә ярдәмгә мохтаҗ 2-11 сыйныфларда белем алучы укучыларны да колачлаячак.

Иң беренчеләрдән булып, быел мәктәп портфельләрен, кирәк-яракларны Марс урта мәктәбенә баручы биш сабый алды.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк нәниләрне котларга район башлыгы Александр Шадриков та килгән иде. Район башлыгы укучыларның тырышып укуын, лаеклы шәхесләр булып үсүен теләде.

–Беренче сыйныфка бару дулкынландыргыч мизгел, без, әти-әниләр өчен аеруча, - ди Алсу Нуруллова. – Ә бүләкләрне җитәкчеләр кулыннан алу тагын да шатлыклы булды. Хәзер багланган ышанычларны аклап, гел 4-5кә генә укырга, тәртипле булырга кирәк.

– Нәниләребез белән бергә без үзебез дә яңадан беренче сыйныфка укырга керәчәкбез бит. Республика, район җитәкчелеге шундый хөрмәт күрсәтүләренә олы рәхмәт, – ди нәни улын җитәкләп килгән Дамирәханым да.

– Уку елы башланырга ике атна калды. Хәйрия акция кысаларында аңа кадәр барлык балалар да тиешле ярдәмне алачак, бүләкләр тапшырылачак. Җәй дәвамында яңа көч туплаган укучыларыбызны каршыларга мәктәпләребез дә тулысынча әзер, – ди мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot