news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә беренче баланы тәбрикләделәр һәм Ана капиталы сертификаты тапшырдылар

Традиция буенча беренче баланы район җитәкчелеге тәбрикли.

(Чүпрәле, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Бу атнаның чәршәмбесендә район ЗАГС бүлеге сабыйларның нәни сабыйларның күңелле авазларына күмелде. Биредә 2018 елда туган беренче баланы һәм икенче һәм аннан соңгы туган балалы гаиләләргә Ана капиталы сертифкаты тапшырдылар, дип яза район газетасы.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елны башлап, Матак авылыннан Лидия Булгакова һәм Максим Нянин гаиләсендә ир-бала – Ярослав дөньяга аваз салды. Традиция буенча беренче баланы район җитәкчелеге тәбрикли. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов нәни Ярославка һәм әти-әнисенә исәнлек, бәхет, шатлыклар теләп беренче документын - туу турында таныклык һәм бүләк тапшырды.

Гаиләләрендә икенче һәм өченче балаларын алып кайтучы Чуваш Чүпрәлесеннән Романовлар, Алешкин-Саплыктан Осиповлар һәм Иске Чәкедән Моисеевлар гаиләләләренә исә Ана капиталы Сертификаты тапшырылды. Райондагы пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Измайлов Ана капиталының күләме һәм аны нинди юнәлешләрдә кулланып булачагын аңлатып үтте.

-Илдә демографик хәлне яхшырту өчен хөкүмәтебез күп төрле чаралар күрә, рәхмәт җитәкчеләргә. Шәхсән үзебез куркып тормадык. Олы улыбыз армия сафларында хезмәт итә. Икенчесе дә инде буй җитте. Өченчегә менә Ходай безгә кыз бала бүләк итте. Бәбиләр туып торсын, илебез тыныч булсын, - диләр Алешкин-Саплыктан Осиповлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100