news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә "Бердәм Россия” партиясенең кабул итү атнасы узачак

Гражданнарны кабул итү атнасында чүпрәлеләр социаль-мөһим мәсьәләләрне хәл итү проблемалары белән район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала.

(Чүпрәле, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәледә «Бердәм Россия” партиясенең 17 еллыгы уңаеннан 2018 елның 26 ноябреннән 2 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү атнасы узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Гражданнар “Бердәм Россия” партиясенең райондагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә  кабул ителәчәк. Шулай ук кабул итүләр районның барлык авыл җирлекләре Башкарма комитеты биналарында да узачак.

Гражданнарны кабул итү атнасында чүпрәлеләр социаль-мөһим мәсьәләләрне хәл итү проблемалары белән район җитәкчелегенә, депутатларга мөрәҗәгать итә алачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100