news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә белем бирү учреждениеләрен тикшерәчәкләр

Тикшерү тәмамланганнан соң һәр мәгариф учреждениесе дә тикшерү акты алачак.

(Чүпрәле, 1 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). 2017 елга тикшерүләр планы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан районда белем бирү учреждениеләрендә контроль-күзәтчелек тикшерүләр үткәреләчәк. Тикшерү Чүпрәле районының белем бирү системасының 76 оешмасында үтәчәк, шул исәптән 25 мәктәп, 46 мәктәпкәчә белем бирү, 1 һөнәри белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре тикшереләчәк, дип яза ирле басма.

Әлеге уңайдан 29 ноябрь көнне район "Балалар иҗат йорты"нда район мәктәпләре, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, лицей, техникум җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы Альбина Урмеева, белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле бүлеге начальнигы Римма Сибгатуллина, район башлыгы Александр Шадриков, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов катнашты. Районда мәгариф өлкәсендә тикшерүләр декабрь ае дәвамында, 1 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр барачак.

Киңәшмәне ачып, Гөлнара Габдрахманова "Бу план нигезендә оештырылган тикшерү. Без дүрт елга бер тапкыр мәктәпләрне төрле яктан тикшерергә тиеш. Бу генераль прокурор белән килешенгән тикшерү. Дөрес, сезнең районда мондый тикшерү үткәрү өчен җирлек тә бар, Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре бик югары түгел, аннан соң гражданнардан мөрәҗәгатьләр дә бар",-диде. Аннан соң ул әлеге планлы тикшерүләрнең өч мәсьәлә буенча - мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле һәм лицензия таләпләренең үтәлүенә контроль юнәлешләре буенча булачагын аңлатты.

Киңәшмәдә, шулай ук, министрлык белгечләре Альбина Урмеева һәм Римма Сибгатуллина чыгыш ясап, үз бүлекләре буенча тикшерү барышында нинди документларның кирәк булачагы, аларның һәр мәктәптә инде әзерләнеп куелырга тиешлеген ассызыкладылар.

Тикшерү барышында департамент белгечләре һәр белем бирү учреждениесендә соңгы өч елдагы барлык уку планнарын да, эш программаларын, баланы өйдә укуны оештыруны да, гомумән, 30дан артык документ тикшереләчәк. Әлбәттә, документларның дөреслеген генә түгел, шул ук вакытта дәресләрнең сыйфатын да тикшерәчәкләр. Моның өчен югары квалификацион категорияле укытучы-предметниклар җәлеп ителәчәкләр. Экспертлар дәресләргә керәчәкләр, аларны анализлаячаклар. Тикшерү барышында, шулай ук, методик берләшмәләр, тәрбия эшләренә дә игътибар булачак, алар да читтә калмаячак. Һәм, әлбәттә инде, укытуның стандартларга туры килү-килмәве дә күз уңында булачак.

Тикшерү тәмамланганнан соң һәр мәгариф учреждениесе дә тикшерү акты алачак. Әлеге актта нинди җитешсезлекләрнең булуы яисә булмавы турында күрсәтеләчәк. Әгәр җитешсезлекләр ачыкланган икән, белем бирү учреждениесенә предписание биреләчәк. Җитешсезлекләр 6 ай эчендә бетерелергә тиеш.

Киңәшмәне йомгаклап, Гөлнара Габдрахманова, мондый тикшерүләрнең белем бирү учреждениеләренә ярдәм итү, ялгышлыкларын вакытында ачыклап, ничек дөрес эшләргә кирәклеген өйрәтү өчен дә кирәклеген ассызыклады, уңышлар теләде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100