news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Балаларга хокукый ярдәм көне узачак

Бу көнне ятим балалар һәм аларны тәрбияләүчеләр, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары сорауларына җавап биреләчәк.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як"). 20 ноябрь көнне  районның Башкарма комитет бинасында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Бу хакта Чүпрәленең җирле басмасы хәбәр итә. 
 
Бу көнне ятим балалар һәм аларны тәрбияләүчеләр, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары, караучысыз калган сабыйларны тәрбия кылучылар, асрамага бала алырга теләүчеләр һ.б. категория гражданнар балалар хокукына, тәрбиясенә кагылышлы сорауларга бушлай юридик ярдәм алачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100