news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә "Балалар коляскасы парады" узды

Беренче урын Туктамышевлар гаиләсенә бирелде

 (Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, районда яңалык буларак, балалар коляскасы парады булып үтте. Коляскалар бу көнне “самолет”, “кораб”ларга да үзгәртеп корылган иде. Ә штурманнары, капитаннары исә, билгеле инде, сабыйлар.

Беренче урын Туктамышевлар гаиләсенә бирелде. Әкият геройлары уеннар уйнатып, җырлатып-биетеп, төрле бүләкләр өләшеп, бәйрәмгә килгән нәни кунакларның күңелен күтәрде, дип белдерә “Туган як” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot