news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Балалар иҗаты йорты төзелә

Ул ике катлы һәм 200 м2 артык мәйданлы булачак

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Чүпрәле районында, ниһаять, Балалар иҗат йорты булачак. Һәм бу инде эш белән раслана башлады: элекке “терапия“ урыны, хәзерге “Бархан“ кибете артындагы җирдә казу эшләре башланды, территория куаклардан чистартылды. Чүпрәлеләрнең әлеге идеясенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлек белдергән. Төзелешне Татарстан Хөкүмәте финанслаячак, дип хәбәр итә районның “Туган як” газетасы.

Җәмгысе 200 м2 артык мәйданлы булган 2 катлы Балалар иҗат йортының нигезе быел ук салыначак, диварларын өю дә планлаштырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100