news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә балалар арасында намаз укучылар бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Иң “Моңлы азан” әйтүчеләрдән Иске Кәкерледән Данир Әмирханов дип табылды.

Чүпрәледә балалар арасында намаз укучылар бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 30 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле “Җәмигъ” мәчетендә балалар арасында намаз укучылар бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды. Район күләмендә уздырылган бәйгедә район авылларыннан килгән 70ләп бала катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Намаз уку бәйгеләре үсеп килүче яшь буында динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелә. Әлеге ярышны уздыруның бурычлары булып – балаларга әхлакый тәрбия бирү һәм намаз укуны гадәткә кертү, татар халкы өчен традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау һ.б. тора.

Бәйге “Моңлы азан”, “Намаз мөэминнең мигъраҗы”, “Туган телем - татар теле” номинацияләрендә узды.

Бәйгедә балаларның белемнәреннән тыш, үз-үзләрен тотышы, киемнәре дә игътибарга алынды. Иң “Моңлы азан” әйтүчеләрдән Иске Кәкерледән Данир Әмирханов дип табылды.

Бәйгенең оештыру һәм алып бару эшләрен башкаручы райондагы мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия Шәрәфетдинова һәр катнашучыга мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатларын һәм күчтәнәчләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100