news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Бадыковлар 1 меңнән артык каз үстергән

Казның килограммын 350 сумнан саталар, күпләп алганда 330 сумнан бирәләр.

(Чүпрәле, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында каз-үрдәк асраучы, кош-корт үстерүче кешеләр бик күп. Ә менә Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Ләйсән һәм Рөстәм Бадыковлар быел 1000нән артык каз үстергән, дип яза җирле басма.

Кош-корт асрау кәсебенә әлеге гаилә моннан берничә ел элек алына. Иң элек 200 баш каз, 100ләп бройлер чеби, күркә үстереп карыйлар. Үзләре җитештергән итне көз-кыш айларында ярминкәләрдә шәһәр халкына, райондашларын тәкъдим итәләр. Быел исә бары тик казлар гына үстереп карарга булганнар.

Гаилә башлыгы Рөстәмгә авыл тормышы, кош-корт асрау бик ошый. Каладагы тормыш аны беркайчан да кызыксындырмаган. Һәрнәрсәне булдырып карауны, үз хезмәтең белән акчалы булуны үзмаксат иткән ул. Шуңа да 1000нән артык каз асрау да куркытмаган, үстергәч кая итәрмен дип тә баш ватмаган – тоткан да алган бәбкәләрне. Әмма иң башлап бәбкәләрне үстерү, ашату тәртибен Мөслим районына барып, өйрәнеп кайткан. Андагы дуслары бу юнәлештә күптән эшлиләр, бүгенге көндә 3000 баш кош-корт асрыйлар икән.

Әлбәттә, эшне башларга акча да, казларны тотар өчен урын да кирәк. Соңгысында Бадыковларга район җитәкчелеге ярдәмгә килсә, акча мәсьәләсендә бүгенге көнгә кадәр дәүләттән бер тиен дә алганнары юк аларның. Барысын да үз акчаларына булдырганнар.

Казлар - токымлы. Аларны май аенда ук, бер тәүлеклеләрне сатып алып кайтканнар. Бу уңайдан республикадагы кош-корт асраучылар өчен субсидиядән файдаланырга теләүчеләргә дә ярдәмгә килгән Рөстәм Бадыков, 20 ләп райондашына токымлы каз бәбкәләре алып кайтып биргән.

-Бер көнлек кош-корт яшь балага тиң бит ул. Алып кайткан беренче атнада, аннан соң да көн-төн тәрбия кирәк аларга, - ди гаилә башлыгы. - Аларның асты чиста, коры булсын, тиешле рационда ашатылсын да. Каз - су кошы, һәрвакыт су да кирәк. Ерак түгел генә, махсус сулык та казытканнар. Шунда алып төшеп, казларны коендыралар.

"Башыңа төшсә, башмакчы булырсың", дип юкка гына әйтмәгәннәр. Җәен шул кошлар янында, авыл читендә җәйләгән Рөстәм.

- Җәй буе яннарыннан китмәдем, саклап кундым һәм кунам да, көндезләрен күрше егете Илназ Насретдинов ярдәмгә килә, - ди. - Чебиләрне көзен саныйлар, минем очракта казларны, - ди Рөстәм, елмаеп. – Ходайга шөкер, үстеләр.

Чыннан да, үстерелгән малның әҗерен дә күрер вакыт җиткән. Әле шушы көннәрдә генә Бадыковлар 200 баш казга заказ алып та куйганнар. Аларны эшкәртер өчен ярдәмгә хатын-кызлар чакырачаклар. Әлбәттә, эшләгән өчен акчасын да түлиләр.

Ә каз итенә килгәндә, 1 килограммын 350 сумнан саталар, күпләп алганда 330 сумнан бирәләр, каз баш-аягы исә 1 кг - 200 сумнан китә.

Гаиләнең алга таба ферманы киңәйтү нияте бар. Район җитәкчеләре дә аларның эшчәнлеге белән һәрдаим кызыксынып тора, яңа программалар турында мәгълүмат җиткерә, киңәш-табыш итешә. Бу, билгеле, киләчәк эшкә бер стимул, этәргеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100