news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә бадминтон ярышлары узды

Барлык җиңүчеләр дә бадминтон федерациясенең район филиалы кубоклары һәм дипломнары белән бүләкләнделәр.

(Чүпрәле, 9 март, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). 8 март көнне Иске Чүпрәле күп профильле лицее спорт залында Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан бадминтон буенча парлы уеннар үтте. Уен лицей укучыларының чыгышлары белән башланып китте. Аннан соң бадминтон федерациясенең район филиалы җитәкчесе Сингх Раджеш Кумар турнирда катнашучылар алдында чыгыш ясап, аларның барысына да уңышлар, матур уеннар теләде, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Парлы уеннар-ул тактик осталыкның иң шәп мәктәбе. Чөнки мәйданчыкта дүрт спортчы-бадминтончы уйнаганда, бергә-бер уйнаганга караганда, йомшак яклар бөтенләй юк дәрәҗәсендә була. Шуңа да һәр уенчыдан мәйданчыкта позицияләрне тиз арада күзаллап, дөрес алым куллану таләп ителә. Ә иң мөһиме, парлы уенчының бер-берсен аңлап уйнавы мөһим. Биредә мин менә шундый уеннар вакытында бер-береңә ышану, иптәшлек сыйфатлары тәрбияләнә дә инде диясем килә.

Беренче, икенче, өченче урыннар өчен көрәш көчле барды. Уен парлы булганлыктан, җиңүчеләр дә һәр урында икешәр булды. Александр Шадриков һәм Сингх Раджеш Кумар I урын яуладылар, Валерий Юманов һәм Владислав Митрошкин- II урын, Валерий Художитков һәм Данил ШадриковIII урын.

Барлык җиңүчеләр дә бадминтон федерациясенең район филиалы кубоклары һәм дипломнары белән бүләкләнделәр. Район башлыгы Александр Шадриков спортчыларны җиңүләре белән тәбрикләп, киләчәктә дә спорт турнирларында җиңүләр теләде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100