Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә бөртеклеләрнең уңышын арттыру буенча республика семинары узды
Семинарда катнашучылар уҗым культураларын игүнең үзенчәлекләре, перспективалы сортлар, үсемлекләр карантины таләпләрен үтәү турында фикерләштеләр.
(Чүпрәле, 2 август, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов ). Чүпрәле районының "Цильна" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә бөртеклеләрнең уңышын арттыру буенча республика семинары булды. Мондый зур масштаблы семинарның "Цильна" хуҗалыгында үткәрелүе дә тикмәгә түгел. Республикада элиталы орлыклар җитештерү белән 40 тан артык хуҗалык бар икән, аның берсе Чүпрәле районында. Дистә ел артык монда бик күп сортлар сынау узды, аларның күбесе Рәсәй авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларында да игелә. Бу хакта семинар эшен башлап җибәрү алдыннан "Татарстанның элиталы орлыклары" Ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров та искәртте, дип яза җирле басма.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, "ТР буенча Россельхозцентр" филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров, Татарстан Республикасының Иделаръягы зонасына кергән районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, игенчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, күрше Сембер өлкәсендә орлыкчылык буенча зур эш алып баручы белгечләр һәм югары уңыш бирүчәнлеге белән популярлык казанган культураларның авторлары катнашты. Соңгы елларда Татарстан Республикасында уҗым культуралары чәчү мәйданнарын тагын да арттыру бурычы куела.
Семинарда чыгыш ясаган белгечләр сүзенә караганда, аларның уңыш бирүчәнлеге сабан культуралары белән чагыштырганда 25 проценттан да югарырак була икән. Моны алар практикада да исбатладылар. Көзге культуралар турында сөйләгәндә, аларның мәйданын арттыру уңышның һава шартларына бәйлелеген киметергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә уҗым культуралары барлык мәйданнарның кимендә 40 процентын алып торырга тиеш. Агымдагы елда белгечләр "Цильна" хуҗалыгы басуларында 75 делянкага бүлеп берничә дистә сортлы уҗым культураларын һәм сабан бодаен сынадылар. Ниһаять, нәтиҗә ясау вакыты да җитте. Комбайн белән контроль сугу үткәргәннән соң аларның уңыш чыгышы билгеләнде. "Фотинья" сортлы кышкы йомшак бодайның һәр гектарыннан 65,7 центнер уңыш чыкты. "Солтан", "Башкирская -11" һәм "Ульяновская – 105" сортлы культуралар да үзләренең өстенлекләрен күрсәттеләр. Монда шуны да искәртим, быелның язы һәм җәе Чүпрәле басуларындагы үсемлекчелек өчен бик үк җайлы килде, дип әйтеп тә булмый. Чөнки, чәчү үткәргәннән соң түбән һава температурасы торса, аннан соңгы корылыклар да чәчүлекләргә үзвакытында үсеп китү өчен җайлы булмады. "Тиешле һава шартлары булган очракта монда һәр гектардан 100 центнерга якын ашлык чыга иде",- ди "Цильна" җәмгыятенең баш агрономы Рәис Рәимов.
Аннан соң семинарда катнашучылар уҗым культураларын игүнең үзенчәлекләре, перспективалы сортлар, үсемлекләр карантины таләпләрен үтәү, орлык эшкәртү технологиясе, урып – җыюда эшләүче кыр корабларының көйләнеше, туфрак эшкәртү һәм башка мәсьәләләрне карадылар. Августта туңга сөрүгә зур игътибар бирелде. Туфракны төп, чәчү алдыннан эшкәртүдә, уҗымнар чәчүдә кулланыла торган авыл хуҗалыгы машиналарының ничек эшләргә тиешлеген карадылар. "Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы игътибар үзәгендә тора. Соңгы вакытларда чит илләр авыл хуҗалыгы продукциясенә эмбарго кертелгәннән соң, авыл хезмәтчәннәренең эше аеруча әһәмиятле төс алды. Хәзерге вакытта агротехника чараларын үткәрүгә бигрәк тә зур игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов семинарда катнашкан җитәкчеләр һәм авыл хуҗалыгы белгечләре алдында ясаган чыгышында моңа нык басым ясады. Соңыннан Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров семинарда катнашучыларга ихлас рәхмәт әйтте, Чүпрәле игенчеләре елның кыенлыкларына да карамастан ярыйсы гына үстерелгән уңышны түкми – чәчми җыеп алу өчен барысын да эшләрләр, дип ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз