news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә авыл хуҗалыгы ярминкәсе өлкәннәр көненә багышланды

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде.

Чүпрәледә авыл хуҗалыгы ярминкәсе өлкәннәр көненә багышланды

(Чүпрәле, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Родной край", Гөлия Фәизова). Иске Чүпрәле авылында Өлкәннәр көне алдыннан көзге ярминкә узды.
Иртәдән базарда халык күп җыелган иде. Әлбәттә, ярминкәгә килүчеләр-пенсионерлар. "Бу турыда "Родной край" газетасы хәбәр итә.

Оештыручылар алар өчен махсус бөтен районнан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җыярга тырыштылар. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Бу көнне оешмалар "Ак Барс-Чүпрәле", "Низамов А. А.", "Цильна" һәм башкалар үз продукцияләрен сатты.

Шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмады.  Иске Чүпрәленең 1 нче урта мәктәбе пешекчеләре үзләре әзерләгән күмәч, пирогларын сатты, коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Ярминкәгә иртәдән үк Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов килгән иде. Район халкыннан бәяләр белән кызыксынды.

Районның күпчелек предприятиеләре һәм оешмалары өчен мондый ярминкәләрдә катнашу яңалык түгел инде. Ел саен аларга социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре дә кушыла, алар өлкәннәргә үзләре сатып алган авыл хуҗалыгы продукциясен өйләренә илтеп бирергә булышалар.

Бу ярминкәдә арпа, бодай, он тәкъдим ителде. Халык аларны капчык белән сатып алды. Бу көнне музыка яңгырады, мәдәният хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларга һәм кунакларга бәйрәм кәефе тудырып, үз җырларын бүләк иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100