news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә армиягә баручы егетләрне хөрмәтләделәр

Хәрби комиссар шушы көннәрдә иртән торып армиягә китәргә тиешле тугыз егеткә чакыру кәгазьләре тапшырды.

(Чүпрәле, 19 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә армиягә баручы егетләрне хөрмәтләделәр. Россия Кораллы көчләре сафын тулынландырырга тиешле район егетләрен мәдәният йортына чакырып тантаналы чаралар үткәрү матур гадәткә әйләнде. Аның әлегесе дә югары дәрәҗәдә үтте. Залга булачак солдатлардан тыш аларның әти – әниләре һәм дуслары да килгән, дип яза җирле басма.

Тантаналы марш астында сәхнәгә Дәүләт һәм Чүпрәле муниципаль районы әләмнәре күтәрелә. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Гимнары яңгырый. Район башлыгы Александр Шадриков залдагыларны әлеге тантана уңаеннан ихлас тәбрикләде, солдатка китәчәк егетләргә аерым мөрәҗәгать итеп аларның үрнәк төстә хезмәт итүләрен, районыбыз йөзенә кызыллык китермәүләрен теләде. Хәрби хезмәткә лаеклы уллар үстергәннәре өчен әти – әниләренә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Әле күптән түгел генә район башлыгы Александр Шадриков җитәкләгән делегация Мәскәү өлкәсендәге районыбыз егетләре хезмәт итә торган частьтә булып кайткан. Анда да командирлар солдатларыбызның яхшы хезмәт итүләре турында сөйләгәннәр. Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле районнары буенча бүлеге начальнигы, подполковник Радик Төхфәтуллин да егетләрне кыскача армия тормышы белән таныштырып алды. "Армиядә хезмәт итү яшь егетләрнең шәхесен тәрбияләүдә мөһим бер вакыт кына түгел, ул анарда җаваплылык хисе тою кебек сыйфатлар да тәрбияли. Кыенлыкларга дучар ителгән очракта да кеше булып калырга өйрәтә. Кайда гына, кайсы гына частьтә хезмәт итсәләр дә, Чүпрәле солдатлары сынатмыйлар, алар турында гел уңай хәбәрләр генә алып торабыз. Моның өчен беренче чиратта әти – әниләрегезгә һәм укытучыларыгызга рәхмәт әйтәм. Алар сезне патриотик рухта тәрбияләп үстерделәр, бөек Ватаныбызны яратырга өйрәттеләр".- ди хәрби комиссар. Аннан соң ул шушы көннәрдә иртән торып армиягә китәргә тиешле тугыз егеткә чакыру кәгазьләре тапшырды.

Сәхнәгә чыгып яшьләргә үзләренең хәер – фатыйхаларын бирүчеләр күп булды. Алар арасында пенсионерларның район советы рәисе Роберт Закиров, Россия Пенсия фондының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннарның район советы рәисе урынбасары Виктор Петухов, районның имам – мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов һәм иерий Павел да бар иде. Ул көнне хәрби комиссар кулыннан чакыру кәгазе алган Айнур Аббазов сәхнәгә чыгып барлык иптәшләре исеменнән Ватан алдында торган хәрби бурычны лаеклы үтәүләренә нык ышаныч белдерде. Аңа җавап итеп залдагылар кул чапты. Бәйрәм тантанасына тагын бер кат ямь һәм җанлылык өстәп сәхнәдә концерт номерлары дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100