Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә архив яңа бинага күченде
Россия архив хезмәтенең 100 еллыгын Чүпрәле архив бүлеге яңа бинага күченеп каршылады.
(Чүпрәле, 2 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Россия архив хезмәтенең 100 еллыгын Чүпрәле архив бүлеге яңа бинага күченеп каршылады, дип яза җирле язма.
Районда архив бүлеге 1930 елда оеша. Беренче архивариус Кыям Кәлимуллин була. Шушы дәвердән бирле архив алты мәртәбә үз адресын алмаштыра. Соңгысында ул Иске Чүпрәле авыл җирлегенең Башкарма комитеты бинасында урын алган иде.
Әлбәттә, еллар буе тупланган архив документларын күчереп йөртү, аларның сыйфатына шактый зыян китерә, шуңа да аларны саклау өчен махсус бинаның кирәклеге көн кебек ачык иде. Һәм менә ниһаять, быел архив бүлеге яңа биналы булды. Район үзәгендәге элек салым инспекциясе урнашкан бина республика, район бюджеты хисабына махсус шуның өчен төзекләндерелде.
Яңа бинаны ачу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров катнашты.
-Райондагы бүгенге вакыйга-ул яңадан төзекләндерелгән бинаны ачу гына түгел. Без бүген иҗтимагый кыйммәткә ия булган хезмәтләр башкаручы мөһим дәүләт учреждениесенең яңа «сулыш» алуына шаһит булып торабыз. Архив — ул тарихны, хәтерне барлаучы. Чүпрәле районының документаль байлыгын саклау - мөһим бурыч, — диде район башлыгы Марат Гафаров.
Яңа архив бинасын вакытында кулланышка тапшырган төзүчеләр адресына да аерым рәхмәт сүзләре белдерелде чарада.
Үз чиратында "Созидание" төзелеш компаниясенең директор урынбасары Марат Низамов Россиядә яңа архив биналарының сирәк барлыкка килүен билгеләде һәм район тарихына үз өлешләрен кертә алулары белән горурлануын белдерде.
Җитәкчеләргә һәм төзүчеләргә мондый олы бүләк әзерләгәннәре өчен архив бүлеге начальнигы Гөлшат Вәлиева да рәхмәт сүзләрен әйтте.
Архив барлыкка килгәннән бирле аның фонды район учреждение, предприятие, җирле үзидарәләрнең документларын туплый башлый. Бүгенге көндә анда 18 меңнән артык кирәкле документлар урын алган. Яңа ачылган бинада документларны тиешле таләпләр буенча саклау, мөрәҗәгать итүчеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз