news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә "Ана" сынының нигезе урнаштырылды

Скульптура үзе бронзадан һәм 3 метр биеклектә булачак

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ). Районда яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча, шулай ук, барлык буын аналарына хөрмәт йөзеннән, Чүпрәледә “Ана” сынын булдыру тәкъдиме кертелгән иде.

“Ана” сыны район үзәгендәге паркта урын алачак. Аның авторы - якташыбыз, Чабаксар шәһәрендә яшәүче архитектор Владимир Нагорный. Ул чүпрәлеләргә республика һәм район оешкан көндә Чыгарылышлылар паркында ачылган “Хыял очышы” композициясенең авторы буларак та таныш.

“Аналарга һәйкәл” (“Памятник Матерям”) язулы нигез ташы граниттан эшләнгән, скульптура үзе бронзадан һәм 3 метр биеклектә булачак. Аны ачу тантанасы ноябрь ае ахырына билгеләнгән, дип белдерә “Туган як” газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot