Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә "Алтын" универсаль спорт комплексы ачылды
Чара барышында Римма Ратникова һәм Марат Гафаров төзелеш эшен алып баручыларга Почет Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
(Чүпрәле, 31 май, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәледә район үзәгендә төзелгән "Алтын" универсаль спорт комплексының тантаналы ачылышы булды. Комплексны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты, дип яза район газетасы.
Гомумән бинага керү юлын бүлеп торган ал тасманы кисү хокукы да хөрмәтле Римма Ратниковага, район Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гафаровка, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингуловка һәм 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Ксения Сарафановага бирелде.
Чара барышында Римма Ратникова һәм Марат Гафаров төзелеш эшен алып баручыларга Почет Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Алмаз Мингулав яңа ачылган спорт комплексына инвентарь алу өчен 100 мең сумлык Сертификат һәм бинаның символик ачкычын бирде. Республика бадминтон федерациясе дә район бадминтончыларына сертификат бүләк итте.
Төзелешне алып барган "Алтын" төзелеш оешмалары төркеме вәкиле бинаны ачу тантанасында Чүпрәле районына гашыйк булуларын һәм шул уңайдан комплекска исемнең "Алтын" дип куелуына шатлануларын белдерде. Римма Ратникова исә, "Алтын" диелсә дә монда инде алтын белән тулы булмас, әмма алтынга тиң сәламәтлекне саклауга ярдәмче булыр", -дигән ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз