news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә алкалы хоккей буенча район башлыгы кубогына ХХ турнир узды

Чүпрәле районы башлыгы кубогы Сембергә китте.

(Чүпрәле, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, “Туган як”, Рәшит Фәтхуллов). Үткән шимбәдә район үзәгендәге боз мәйданчыгында алкалы хоккей буенча район башлыгы кубогына ХХ турнир узды, дип яза районның “Туган як” газетасы.

Бу көнне хоккей спортын үстерүгә үзенән зур өлеш керткән һәм арабыздан бик иртә китеп барган Илдар Хәлиулловны да искә алдылар.

Быелгы турнирда катнашу өчен дүрт команда бозга чыкты. Татарстанның Апас, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарыннан тыш Ульяновск командасы да килгән иде. Район башлыгы Александр Шадриков спортчыларны тәбрикләп матур һәм гадел уен күрсәтүләрен теләде һәм Илдар Хәлиулловның улы Тимурга истәлекле бүләк тапшырды.

Тимур район җитәкчесенә һәм әтисенең спортчы дусларына үзләренең гаиләсе исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте, әтисе бакыйлыкка күчкәннән соң күп еллар үтсә дә аңа карата сакланып килгән олы хөрмәт өчен барлык спортчыларга олы ихтирамын белдерде. Шуны да искәртик, Илдар Хәлиуллов район спортын үстерүгә зур кертте. Футбол, хоккей буенча яхшы командалар әзерләп республика күләмендәге ярышларда район данын күтәрде. Ул җитәкләгән хоккей командасы, республиканың авыл районнары арасында өч мәртәбә чемпион исемен яулады. Футбол буенча да призлы урыннарга гына лаек иде.

Беренче уенны Чүпрәле хоккейчылары белән тәтешлеләр башлап җибәрде. Беренче минутларда ук боз хуҗалары үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар. Уенның чүпрәлеләр файдасына тәмамлануына шикләнергә урын да калмады. Ә менә икенче уенда Сембер командасы апаслыларны 4:0 исәбе белән отып ышанычлы җиңүгә иреште. Финалда Чүпрәле һәм Сембер хоккейчылары кубок өчен көч сынашты. Әйтергә кирәк, кунакларның уйнау осталыклары сизелеп торды. Матур комбинацияләр оештырып исәпне дә алар ачты. Уен ахырына кадәр семберлеләр үз капкаларына ике генә алка керттереп, безнекеләр капкасына алты алка ташларга өлгерде. Күчмә кубокны да алар алып китте.

Быелгы турнирда да чүпрәлеләр икенче урынга лаек булды. Ә менә апаслылар Тәтеш командасын отып өченче булдылар. Уеннарга тәҗрибәле баш судья Илдус Мөшәрәпов хөкемдарлык итте, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100