news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Алексей Амосов җитәкләгән крестьян-фермерлык хуҗалыгы уңышлы эшли

Бүген фермада 130 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 50се савым сыеры.

(Чүпрәле, 9 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Алексей Амосов җитәкләгән крестьян-фермерлык хуҗалыгы бүген Чүпрәле районында киң колач белән үсеп баручы хуҗалыкларның берсе. Ел саен биредә миллионлаган сумнарда төзелеш эшләре бара, машина – трактор паркы яңартыла, хезмәтчәннәрнең эш хаклары арта. Югары финанс белемле җитәкченең хуҗалыктагы бөтен эшләрне планлы оештыра белүе кырчылыкта да, терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирешү өчен мөмкинлекләр бирә, дип яза җирле басма.

Хуҗалык эшчәнлеге белән танышу максатыннан күрешеп сөйләшергә сүз куешсак та, Алексейны тиз генә очратып булмады. Яз фасылы ич, кылны кырыкка ярыр чак җитә. Шуңа да кичектергесез кайбер проблемалар тиз арада хәл итүне сорый. Авыл хуҗалыгы министрлыгына да барып кайтырга туры килә. “Язның бер көне елны туйдыра”, диләр бит. “Фермер эше читтән караганда гына җиңел кебек, аны тотрыклы эшләтү өчен бик күп көч куярга кирәк. Быел унынчы ел эшлибез, тырышлык булмаса табыш алып шушы кадәр үсешкә ирешә дә алмас идек,”- ди Алексей Николаевич.

Әйе, хуҗалыкны аңа нульдән башларга туры килгән. Барысы да иске генә бер трактордан һәм культиватор, чәчкечтән башланып киткән. Пай участокларыннан 12 гектар басу булдырган, бәрәңге иккән. Елдан – ел әлеге культураның гектарларын арттыра барган, табыш кергән саен хуҗалыкны үстерү ягын караган. Пенсиягә чыкканчы җитәкче урыннарда эшләгән әтисе Николай Александровичның да акыллы, төпле киңәшләре ярап куйган. Авыл хуҗалыгы фермерларына ярдәм итү йөзеннән каралган федераль һәм республика программаларының да файдасы күп була. Ферма бинасын төзекләндереп савым сыерлар кайтара. Баштарак гаиләсе белән сыерлар сауса, соңга табан фермага өч савучы аларга туры килә. 2011 елда республикабызның Әтнә районыннан 1 миллион 400 мең сумга 18 баш яхшы токымлы таналар алып кайта. 2012 елда симертүгә куелган мөгезле эре терлекләр өчен зур ферма бинасы сафка баса. Бүген фермада 130 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 50се савым сыеры. Алдагы елларда аларның баш санын 100- гә җиткермәкчеләр. Димәк, ферма биналарын тагын да зурайтырга туры киләчәк. Бу җәйдә 1 миллион сумлык сөт үткәргечләр ясау планлаштырылган. Ашлык салу амбарларына да реконструкция ясамакчылар.

“Бу эшләрне башкарып чыгу өчен зур чыгымнар кирәк, аның өчен дәүләт ярдәменнән файдаланмакчы буласызмы?”,- дип кызыксынам Алексейдан. “Кредитлар белән бик мавыкмаска тырышам, эшләп торабыз ич”,- ди ул. Сыер савучыларның хезмәт хаклары белән дә кызысындым. Кышкы чорда да 15 шәр мең сум акча алып эшләү, минемчә авыл кешесе өчен бик аз түгел. Хәзерге вакытта бер тоннага якын сөт савылса, җәйлеген ул берничә мәртәбә артырга мөмкин. Димәк, җәйләүгә чыгып сөт җитештерү арткач хезмәт хакы да күпкә үсәчәк. Кыскасы, бөтен эш җитештерү күләменә бәйле. Тик менә җитештергән продукцияне сату бәясенең түбән булуы гына борчый фермерны. Бүгенге көндә дә бер килограмм сөтне 14 сум 50 тиен генә саталар икән.

Маллар өчен азыкларны да мулдан әзерлиләр монда. 400 гектарга якын басу мәйданында сабан бодае, арпа үстерелә, күпьеллык һәм берьеллык үләннәр дә җитәрлек. Кайбер төр азыкларны үткән ел арттырып та әзерләгәннәр, сенаж тагын бер ел ашатырга җитә. Бәрәңге һәм яшелчә үстерү белән дә ныклап шөгыльләнәләр фермер хуҗалыгында. Тугыз төрле сортта бәрәңге үстергән еллар да булган. Аларын инде ул Казан базарларына кадәр барып сата. “Кырда һәм терлек азыгы әзерләүдә техникагыз җитәме?”,- дип тә сорыйм. “Андый проблема булганы юк, дистәдән артык төрле маркадагы тракторыбыз, комбайныбыз, чапкычыбыз бар. Сенаж, силос салу өчен траншеялардан файдаланабыз. Кыскасы, азык сатып алганыбыз юк”,- ди Алексей Амосов. Язмамның герое шикелле фермерлык белән шөгыльләнүчеләр – районның тоткасы дисәм дә ялгыш булмас. Таркалып, бушап калган авыл фермаларын төзекләндереп, яңаларын төзеп, терлек асраучы фермерлар гади эшмәкәрләр генә түгел, алар авыл тормышына яңа сулыш, эш бирүчеләр дә әле. Крестьян-фермерлык хуҗалыкларында җитештергән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен авыл, район халкы гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә яратып, көтеп алалар. Фермерларның ярдәме белән авыл хуҗалыгы тармагы үсеп китәр, ныгыр дияргә нигез бар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100