news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә "Ак калфак" оешмасы вәкилләре җирле йолалар, данлыклы шәхесләр белән танышты

"Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы ел саен 5-6 шундый күчмә утырыш үткәрә.

(Чүпрәле, 29 август, "Татар-информ", "Туган як" ). Кичә "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы Чүпрәледә узды, дип яза җирле басма.

Көне буе Татарстанның төрле районнарыннан, илебезнең төрле төбәкләреннән: Киров өлкәсе, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Волгоград, Ульяновск, Магнитогорск шәһәрләреннән җыелган 100 гә якын «Ак калфак» оешманың вәкилләре районның җирле йолалары, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләре, һөнәр үзенчәлекләре белән таныштылар.

"Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, ел саен 5-6 шундый күчмә утырыш үткәрелә.

Район чигендә кунакларны ипи-тоз, чәкчәк тотып каршы алдылар. Габдулла Рәхимкулов исемендәге Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты "Сөмбелә" ансамбле җырлы-биюле тамаша күрсәтте. Марат Гафаров "Ак калфак" лыларны сәламләде, мондый күчмә утыршыларның әһәмиятен югары бәяләде.

Кунакларның сәфәре Кече Чынлы авылыннан башланды. Биредә милли традицияләрне саклау юнәлешендә мәктәп һәм балалар бакчачысының укыту-тәрбия эшчәнлеге мастер-класслар аша чагылыш тапты. "Гөлҗамал" фольклор төркеме, ак яулыклы татар әбиләренең кунакларны каршы алулары кунакларда соклану хисе тудырды.

Мәктәп директоры Тәскирә Ибрһимова авылдан чыккан күренекле шәхесләр, укытучылар, укучылар яулаган уңышлар турында сөйләде, ачык һавадагы музей экспонатлары белән таныштырды.

Кече Чынлы авылы элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан. Бу традиция бүген дә саклана. Авылның үзенчәлеге булган милли көрәш батырлары кунакларга элементлар күрсәтте, чарада батырлар тәрбияләгән әниләргә хөрмәт тә зурдан булды.

Авыл мәдәният йортында "Ак калфак" оешмасы вәкилләре җиз самоварлар, килен сандыклары күргәзмәсе, шәхси эшмәкәрләр Рәйсә һәм Фәнил Җаббаровларның сөт эшкәртү цехында җитештерелгән продукцияләре белән таныштылар. Моннан тыш кунаклар игътибарына кыз урлау, кыз елату, килен төшерү кебек элек булган һәм бүген дә аларның сакланып калган кайбер элементларын тәкъдим иттеләр.

Аннан соң, кунаклар сәфәрләрен Дуван авылындагы шәхси эшмәкәр Альфред Хәйруллинның җиләк плантациясе белән танышып дәвам иттеләр. Биредә үстерелгән җиләкләрне үстерү технологияләре белән таныштылар, җиләкләрдән авыз иттеләр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100