news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә "Ак калфак" оешмасы "Килен төшә,тура пешә" утырышы уздыра
Биредә күкрәкчә тегү, тура пешерү, гармуннар төзәтү буенча мастер-класслар үткәреләчәк.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 август, "Татар-информ"). 28 август көнне Чүпрәле районында "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы "Килен төшә, тура пешә" исемле күчмә утырыш уздыра. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, чарада Татарстаннан һәм Россиядән 100 вәкил катнашуы көтелә.
Делегатлар өчен зур программа әзерләнгән. Көн дәвамында "ак калфак"лылар Габдулла Рахимкулов исемендәге Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты “Сөмбелә” ансамбленең җырлы-биюле тамашасын карый алачак. Шулай ук, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның туган авылы, көрәшчеләре белән дан тоткан Кече Чынлы авылына сәяхәт кылачак.
Туташ һәм ханымнарга күкрәкчә тегү, тура пешерү, гармуннар төзәтү буенча мастер-класслар үткәреләчәк.
Шәхси эшмәкәрләр Рәйсә Җббарова һәм аның улы Фәнилнең сөт эшкәртү цехында җитештерелгән продукцияләр күргәзмәсен карарга; шәхси эшмәкәр Альфред Хәйруллинның җиләк плантациясе белән танышырга мөмкин булачак.
Кунакларга җиз самоварлар, килен санлыклары, гармуннар, шәҗәрәләр күргәзмәләрен тәкъдим итү ниятләнә.
Моннан тыш, кыз елату, кыз урлау, килен төшерү йолалары буенча театраль тамашасын карау, "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәмендә катнашу күздә тотыла.
Программа пленар утырыш белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2