news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә "Ак калфак" оешмасы күчмә утырышында йөзгә якын делегат катнаша

"Килен төшә, тура пешә" исеме белән үтүче күчмә утырышка килүчеләрне район башлыгы каршы алды.

(Чүпрәле, 28 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Чүпрәле районы һәм жирле "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы филиалы белән берлектә, "Килен төшә, тура пешә" исеме белән үтүче күчмә утырышка җыелды.

Әлеге чарада Татарстаннан һәм Россиядән 100 вәкил катнаша. Чара Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы жирлегендә үткәрелә. Татарстанның барлык районнары һәм Волгоград, Магнитогорск, Удмуртия, Мари Эл, Ульяновск, Чувашстан республикасы районнарыннан килгән "Ак калфак" делегатларын иртәнге тугызда Чүпрәле районы чигендә район башлыгы Марат Гаффаров каршы алды.

"Кадерле кунаклар, "Ак калфак"лылар! Исән-сау килеп җиттегез, Чүпрәле җиренә рәхим итегез. Бүген көн буе биредә булачаксыз. Ничек булыр, анысын соңыннан әйтерсез. Әмма сезгә ошар дип уйлыйбыз", - диде район хакиме.

Кунаклар Габдулла Рәхимкулов исемендәге Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты “Сөмбелә” ансамбленең җырлы-биюле тамашасын карады. Аларга кушылып җырлады, бергәләп биеде.

Шуннан соң кунаклар Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның туган авылы, көрәшчеләре белән дан тоткан Кече Чынлы авылына сәяхәткә кузгалды.

  • "Ак калфак"лыларны Чүпрәле районында бай программа көтә. Күчмә утырыш 17 сәгатьтә пленар утырыш белән тәмамланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100