news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә "Аҗаган" уеннары узды

Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе командасы иң күп балл җыеп җиңү яулады.

(Чүпрәле, 21 март, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Шушы көннәрдә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залы "Аҗаган - 2017" исеме астында үтә торган патриотик айлык кысаларында зоналар буенча җиңү яулаган иң көчле командаларны кабул итте, дип яза Чүпрәле районының "Туган як" газетасы.

Алар арасында Зур Аксу, Кече Чынлы, Матак, Иске Кәкерле һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәпләре командалары бар иде. Әйтергә кирәк, элек елларда да бу мәктәпләр үзләренең матур традицияләрен дәвам итеп, районның финал ярышларында көч сынаштылар.

Спортчыларны тәбрикләргә муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та килде. "Мондый хәрби – спорт уеннары үткәрү армия сафларын тулыландырачак егетләребезнең бөтен яктан әзерлеклелеген күтәрүгә һичшиксез ярдәм итәчәк. Уңышлар сезгә юлдаш булсын!".- дип изге теләкләрен җиткерде ул.

Ул көнне командалар хәрби – спорт уеннарының интеллектуаль конкурс, визитка конкурсы, "АК – 74" автоматын сүтеп – җыю, "Рәттә яхшы – сугышта көчле" , иң төз атучы, турникта тартылу, идәндә кул өстендә күтәрелү, эстафета һәм 50 метрлы дистанциядә йөзү төрләре буенча имтихан тотарга туры килде. Барлык ярышларга нәтиҗә ясаганнан соң Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе командасы иң күп балл җыеп җиңү яулады. Икенче урынга Кече Чынлы мәктәбе лаек булды. Өченче урынны бертигез балл күрсәткечләре белән Зур Аксу һәм Матак урта мәктәпләре командалары бүлеште, диелә район хәбәрендә.


--

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100