news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә 8332 шәхси һәм 70кә якын фермер хуҗалыгы теркәлгән

Техниканы бергәләшеп сатып алу өчен кооперативка оешыгыз, дип белдерде район башлыгы.

 (Чүпрәле, 4 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәттхуллов). Чүпрәле районында 8332 шәхси һәм 70кә якын фермер хуҗалыгы теркәлгән. 2016 елда барлык категориядәге хуҗалыклар көче белән 2963,1 миллион сум чамасы тулаем продукция җитештерелгән. Аның 12 проценты крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә. Алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 44 процентка арткан, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм Крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Равил Бикчуров үткән елдагы эшләрне анализлаганда ирешелгән уңай нәтиҗәләр белән беррәттән, кимчелекләрне дә ачыклап күрсәттеләр. Соңгы еллардагы табигать шартларына карамастан, авыл кешеләре ашлыгын да, терлекчелек продуктларын да мулдан җитештерергә өйрәнде. Тулаем табышның крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килгән өлеше 13 процентны, ягъни 310,2 миллион сумны тәшкил итә. 2015 ел белән чагыштырганда ул күрсәткеч 66 процентка арткан. Агроидарә башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, табыш алу артуы кырчылыкта югары керемле культуралар игү белән бәйле. Икенче төрле әйткәндә, үсемлекчелек продуктлары сатуның 35 проценты әлеге культураларга туры килгән.

Илмир Мәхмутов, мәсәлән, үз карамагындагы 1200 гектар чәчүлек җирләренең һәр гектарыннан уртача 48,1 мең сум табыш алган. Фәнис Хәйруллин һәм Алексей Амосов басулары да 41,7 һәм 36,3 мең сум табыш биргән. Шул ук вакытта А.Данилов һәм И.Исхаков биләмәсендәге кырларның уңдырышлылыгы һич тә канәгатьләнерлек булмаган, алардагы чәчүлекләр нибары 4,6 – 8,9 мең сум табыш китергән. Шуңа да игътибар итик, крестьян-фермер хуҗалыклары буенча ул күрсәткеч уртача 24,5 мең сумны тәшкил иткән.

Райондагы барлык сөрү җирләренең 23 проценты крестьян-фермер хуҗалыкларына карый. Үткән ел район игенчеләре 93 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Бу күрсәткеч, 2015 ел белән чагыштырганда 19 процентка артыграк. Сер түгел, кырчылык эшләрен нәтиҗәле оештыру һәм югары уңыш күрсәткечләренә ирешү өчен машина-трактор паркын заманча техника белән дә тулыландырырга кирәк. Кечерәк фермер хуҗалыкларына заманча трактор яисә агрегатлар алу бик тә кыенга туры килә. Яисә бөтенләй юнәтә алмаска да мөмкин. Шул ук агу химикатлары сиптерү җайланмасын алыйк. Әлеге агротехник чараны үзвакытында үткәрмәсәң уңышыңның юкка чыгуын көт тә тор. "Кайбер техниканы бергәләшеп сатып алу өчен кооперативка оешыгыз",-дип тәкъдим кертте район башлыгы.

Бүгенге көндә районда 19 гаилә фермасы эшли, аларның җидесе "югары технологияле" дип атала. Аларның күпчелеге тотрыклы эшләп килә һәм елдан-ел уңай динамика бирә. Агроидарә башлыгы Ирек Вазыйх улы кайбер фермерларның республика бюджетыннан миллионлаган сумнарда ярдәм алып та, терлекчелек белән тиешле дәрәҗәдә эшләмәүләрен әйтте. Киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек турында да җитди сөйләшү булды. Бигрәк тә техника ремонтлау, ашлама һәм ягулык-майлау материаллары кайтару, элиталы чәчүлек орлыклар булдыру һәм кадрлар мәсьәләсе уртага куелды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100