Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә 78 яшьлек Василий Скворцов да чаңгыга басты
Чүпрәледә "Россия чаңгы юлы" чаралары кысаларында чаңгы ярышлары узды. Быел анда 500 гә якын чаңгычы катнашты.
(Чүпрәле, 14 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә "Россия чаңгы юлы" чаралары кысаларында чаңгы ярышлары узды. Быел анда 500 гә якын чаңгычы катнашты, дип яза районның "Туган як" газетасы.
Ярышларда Алешкин – Саплык авылында яшәүче 78 яшьлек Василий Скворцов ике чакрымнан артыграк дистанцияне бик җиңел узды. Финишта аны кул чабып каршы алдылар.
Әлеге спорт бәйрәме районда елдан – ел популярлаша бара. Димәк, спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләрнең саны да арта. Шуны да искәртик, хәзер чаңгыда шуарга теләгән кешеләр өчен заманча мөмкинлекләр тудырылды. Яңа ел бәйрәме алдыннан гына Иске Чокалы авыл җирлеге биләмәсенә караган урман аланында заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләнгән чаңгы базасы ачылган иде. Хәзер анда 50 пар пластик чаңгы да кайтарылды, эштән соң кичке якта рәхәтләнеп шуар өчен ике километрдан артык озынлыкта яктыртылган трасса бар.
"Россия чаңгы юлы – 2017" спорт бәйрәмен ачу тантанасында район башлыгы Александр Шадриков спортчыларны тәбрикләгәндә: "Әлеге базаны без сезнең өчен булдырдык. Монда балалар да, олылар да, гаилә белән килеп тә саф һавада рәхәтләнеп сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге бар. Мондый чаралар үткәрүнең максаты да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт.
Ярышларга гаилә белән килүчеләр дә күп булды. Мәсәлән, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Валентина һәм Петр Гордеевларның икесе дә призлы урыннар яулады. Аларның сүзләренә караганда, әлеге гаилә бирегә еш килә икән.Трассаның үзенчәлекләрен дә яхшы беләләр.
Чаңгычылар арасында иң өлкәне Василий Скворцов иде. Аңа 78 яшь. Гомере буе колхоз эшендә булган, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаган, тәмәке тартмаган. "Көн саен чаңгыда шөгыльләнү өчен бер – ике сәгать вакыт таба ул Василий дәдә,"- ди Алешкин – Саплыктан килгән авылдашы Галина Матросова. Галина Михайловна үзе дә пенсионерлар арасында финишка беренче булып килде. Пенсия яшендәге ир-атлардан Владимир Ильин, Рөстәм Хәмидуллин, Җәүдәт Мөдәрисов иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Мәктәп балалары арасында Дарья Митрофанова, Юлия Чернова, Екатерина Биктирякова, Сергей Юманов, Радион Мадюков, Владимир синдюков (5 сыйныфка кадәр), 6 – 8 сыйныф укучылары арасында Алена Мусаткина, Дарья Першина, Ольга Цыганова,Игорь Колпаков, Денис Кузнецов, Константин Спиридонов, 9 – 11 сыйныф укучылары арасында Нина Скворцова, Дарья Иванова, Александр Ларионов, Артем Чернов һәм Павел Куракин, үз яшьтәшләре арасында Николай Марков, Евгений Митрошкин, Волков, Алина Аббазова, Алина Ефимова, Татьяна Федотова, сергей Синдюков, Иван Сердцев, Александр Петров, Зөлфия Шәрипова, Сәгъдиева, Шуркина, Сапафанова, Владимир Солдатов, Николай Хрисанов, Владислав Журавлев, Фәридә Сибгатуллина, Римма Нәфиева һәм Ильмира Айметдиновага тиңнәр булмады.
Ярышлардан соң район башлыгы Александр Шадриков барлык призерларга грамоталар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз