news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә 38 мең гектардан артык мәйданда чәчү үткәрелгән

Алдагы берничә көндә чәчү тулысынча төгәлләнәчәк.

(Чүпрәле, 17 май, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле район игенчеләренең күмәк тырышлыгы белән 38 мең гектардан артык мәйданда чәчү үткәрелде. Бу барлык басуларның 93 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә район басмасы.

Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” һәм “ТрансПорт” җәмгыятьләре, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Матак, Яңа һәм Иске Кәкерле, Городище, Яңа Ишле филиаллары, “Низамов А.А.”,“Бикчуров Р.А.” һәм “Гафуров Җ.А.” крестьян фермер хуҗалыклары булачак уңышка нигез салуны районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр.

Алдагы берничә көндә чәчү тулысынча төгәлләнәчәк. Соңгы вакытта хуҗалыкларда силос өчен кукуруз, рапс, көнбагыш һәм кара бодай орлыкларын җир куенына күмдерү дәвам итә.

Агроидарә белгечләре сүзләренчә, көннәрнең эссе һәм коры торуы басуларда чүп үләннәре һәм корткыч бөҗәкләр чыгуга бик уңай шартлар тудырды. Шуңа күрә чәчүлекләрне гербицид һәм агу химикатлар белән эшкәртү эшләрен кичекмәстән башларга кирәк. Бигрәк тә иртә чәчелгән сабан культураларына һәм шикәр чөгендере плантацияләренә игътибарны арттыру сорала,- ди агроидарәнең кырчылык буенча белгече Фәнил Халимов.

Берүк вакытта сабан культураларын тамырдан тукландыру кебек агротехник чарага керешү эшләрен дә сузмаска куша белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100