news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә 25 шофер утыртылган

54-е штрафлар суммасын ике тапкыр арттырып түләде

 (Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Административ штраф законда каралган срокта түләнмәсә, ул сумма икеләтелгән күләмендә салына, статьяда 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә билгеләү дә каралган.

"Кодексның 20.25 статьясы нигезендә, штрафны 70 көн эчендә түләргә кирәк. Үткән ел ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан шундый 97 машина йөртүчегә карата административ протокол төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 54-е штрафлар суммасын ике тапкыр арттырып түләде, 25-е рәшәткә артына утырды, 10сы мәҗбүри эшкә тартылды", - дип белдер автоинспекция начальнигы Анатолий Михайлов җирле “Туган як” басмасына.

news_right_1
news_right_2
news_bot