news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә 20нче спорт мәйданчыгы ачылды

Күрше районнардан килгән футбол командалары белән ярышлар узды.

(Чүпрәле, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як" , Гөлия Фәизова). 1 сентябрь Белем бәйрәме көнендә Алешкин Саплык авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды, дип яза җирле басма.

Спорт мәйданчыгының төзелеше республикадагы Президент программасы нигезендә гамәлгә ашырылды. Район буенча бүгенге көнгә 19 шундый спорт мәйданчыклары бар, монысы исә 20нче булды.

Бәйрәм тантанасына Алешкин - Саплык авылы халкын һәм мәктәп укучыларын котларга Марат Гафаров һәм кунаклар килде.

Марат Гафаров яңа спорт мәйданчыгының сәламәт яшәү тормышына уңай йогынты ясаячагына өметләрен баглап, бу өлкәдә уңышлар теләде.

Авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев исә район һәм республика җитәкчелегенә, төзелешне башкарган “Алтын-групп” оешмасына рәхмәтләрен җиткерде.

Капкага берече тупны Марат Гафаров керткәннән соң, уеннарга старт бирелде. Бүген беренче тапкыр анда күрше районнардан килгән футбол командалары белән ярышлар узды. Нәтиҗәдә Чүпрәле -1 урынга, Тәтеш-2 урынга, Апас- 3 урынга лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100