news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә 2019 елда туган беренче баланы тантаналы шартларда теркәделәр

Район башлыгы гаилә башлыкларына бала туу турында таныклык һәм бүләк тапшырды.

Чүпрәледә 2019 елда туган беренче баланы тантаналы шартларда теркәделәр
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 18 гыйнвар, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында ел башында туган беренче баланы  тантаналы шартларда теркәделәр. Чара кысаларында икенче һәм аннан соңгы балалары туган әниләргә “Ана капиталы“ сертификаты да тапшырылды. Әниләрне, әтиләрне, бәбиләрне котларга район башлыгы Марат Гафаров та килгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу елның беренче баласы Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Васильевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Көтеп алынган ир-бала 2019 елның 1 январенда район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 16.15 сәгатьтә аваз сала. Әти-әнисе, туганнарына олы шатлык булып дөньяга килгән нәни ир-баланы Ярослав дип исемләгәннәр. 

Лариса һәм Петр Васильевлар өчен Ярослав гаиләдә өченче бала. Аларның кызлары буй җиткән: 1997 һәм 1998 елгылар. Бүгенге көндә Ульяновск шәһәрендә укыйлар, эшлиләр.

"Гаиләдә бала туу олы шатлык. Балалар исән-имин үсеннәр, сезгә киләчәктә бары тик шатлык китерсеннәр, уңышлары белән сөендерсеннәр. Районыбызның данлы шәхесләре булу дәрәҗәсенә ирешүләрен телим", - диде район башлыгы Марат Гафаров. Аннары ул гаилә башлыкларына бала туу турында таныклык һәм бүләк тапшырды.

Чара барышында Миначетдиновларга һәм Ягашкиннарга икенче балалары туу уңаеннан “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды. Бүгенге көндә районда, программа эшли башлаганнан бирле, 1402 “Ана капиталы” сертификаты тапшырылган. Шуның 1031ен чүпрәлеләр инде файдаланганнар. Нигездә, әлеге сумманы (1027 гаилә) торак шартларын яхшыртуга тоткан, 4 гаилә баласының белем алуы өчен кулланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100