news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә "2014 ел иганәчеләре"н бүләкләү тантанасы булды

Мондый чара матур традициягә әйләнде

 (Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Чүпрәле районында изге эшләр башкаручы, ярдәм кирәк булганнарга кулын сузучы шәхесләр байтак. Традиция нигезендә ел саен әлеге шәхесләребез тантаналы шартларда бүләкләнә. Быел әлеге чара “2014 ел иганәчеләре” дип төрле номинацияләрдә ооештырылды. “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров, “Тус” төзелеш оешмасының генераль директоры Николай Угаслов, “Борындык элеваторы” директоры Васил Салахов, “Ак Барс Чүпрәле” җәмгыяте директоры Фәрит Мөдәррисов, “Бикчуров Р.А “ хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров, шәхси эшмәкәр Ринат Бикмөхәмәдов һәм башкала җиңүче дип табылды, дип белдерә “Туган як” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100