news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә 20 тонна чамасы сенаж салганнар

Бу таләп ителгән барлык азыкның 30 процентка якынын тәшкил итә.

Чүпрәледә 20 тонна чамасы сенаж салганнар
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 30 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт фронтын эш тулы көченә бара. Бүгенгә 20 мең тоннага якын сенаж салганнар, биш мең тонна чамасы печән әзерләнгән. Бу таләп ителгән барлык азыкның 30 процентка якынын тәшкил итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Терлек азыгы әзерләүдә җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Зур Аксу, Иске Кәкерле, Яңа Элмәле һәм Татар Бизнәсе филиаллары, “Низамов А.А.” крестьян фермер хуҗалыгы эшчәннәре вакытны кулдан ычкындырмаска тырышалар.

Кайбер хуҗалыклар эшне ике сменада оештырып яхшы нәтиҗәгә ирешәләр. “Цильна” җәмгыятендә кыска гына вакыт арасында бер мең тоннадан артык печән киптереп саклауга куелды. Бу планда каралганның 70 процентын тәшкил итә. Биредә сенаж салу планын да 70 процентка үтәделәр.

“К- 700” һәм “Анкадор” маркалы тракторлар белән яшел массаны тыгызлап торучы Тәүфыйк Таһиров белән Фиргать Кәлимуллин да эшне җиренә җиткереп башкара торган егетләр. Элек елларда да мондый эштә катнашып тәҗрибә дә туплаганнар. Азык утарында тагын 800 әр тонна яшел масса сыйдырышлы ике траншеяны төзекләндереп, агартып куйганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100