Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә 1200 кубометр көнкүреш калдыгы утильләштерү урынына чыгарылган
Район оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре дә үз тирә-яннарын төзекләндерү, ямьләндерү буенча эшләделәр.
(Чүпрәле, 17 май, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Санитар чистарту икеайлыгы башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр Чүпрәледә оештырылган өмәләрдә 100гә якын техника катнашкан. 1200 кубометр көнкүреш калдыгы утильләштерү урынына чыгарылган, дип яза җирле басма.
Ел саен республикада, шул исәптән, район күләмендә әлеге җәмгыять проблемаларына кешелекнең игътибарын юнәлтү максатыннан санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Аның кысаларында өмәләр оештырыла, төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелә.
Быелгы икеайлык барышында да районда күп кенә кагыйдәләр бозу очраклары ачыкланды, тиешсез урыннарда чүп өемнәре дә барлыкка килгән. Әлбәттә, аларны бетерү өстендә эшләр алып барылачак.
Санитар-экологик икеайлык куаклар утыртуны да күздә тота. Бүгенге көнгә район буенча 4000ләп яшь үсенте утыртылган. Авыл җирлекләре арасында яшеллекне булдыруда алдынгылыкны Уби авыл җирлеге били. Ә менә Городище, Звезда, Марс, Яңа Борындык, Иске Шәйморза авыл җирлекләрендә әлеге юнәлештә эшлисе эшләр байтак әле.
Район оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре дә үз тирә-яннарын төзекләндерү, ямьләндерү буенча эшләделәр. Моннан тыш, үзләренә билгеләнгән мәйданчыкларны да тәртипкә китерәләр. Барлык хезмәткәрләр тырышлыгы белән район үзәгендәге елга - ерынты да чистартылды. Әлеге юнәлештә быел да эшләр дәвам итәчәк.
Сүз уңаенда, Чүпрәледә территорияләрне төзекләндерү буенча бәйге игълан ителүен дә кабат исегезгә төшерәбез.
Чисталык, матурлыкны яратып, тирә-ягыңны куандырып яшәсәң акчалата бүләк оту мөмкинлеге бар. Иң әйбәт предприятие, авыл җирлекләре белән берлектә "Үрнәк булган йорт биләмәсе" дә ачыкланачак һәм 1нче урын яулаган җиңүче 30 мең сум акчага ия булачак. Конкурс 20 августка кадәр дәвам итә. Бәйгенең шартлары белән http://chuprale-online.ru да тулырак танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз