news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле йолдызчыклары "Созвездие-Йолдызлык-2017" фестиваленең суперфиналында катнаша

Юлиана Михайлова, Рузиля Алеева, Валерия Юманова һәм "Туслах" чуваш вокал ансамбле - 1 урынга лаек булдылар.

(Чүпрәле, 29 март, "Татар-информ", "Туган як"). Буа шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык-2017" республика фестиваленең зонаара бәйгесе узды. Әлеге чарада Чүпрәленең яшь талантлары, җырчылары, биючеләре, нәфис сүз осталары катнашып, үзләрен сынадылар, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Нәтиҗәдә, Салават Юсупов һәм "Таң" бию ансамбле - 3 урын, Василиса Павлова - 2 урын, Юлиана Михайлова, Рузиля Алеева, Валерия Юманова һәм "Туслах" чуваш вокал ансамбле - 1 урынга лаек булдылар һәм Казанда узачак суперфинал бәйгегә юллама алдылар, диелә район хәбәрендә..

news_right_1
news_right_2
news_bot