Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле йөзүчеләре көчлеләр сафында
Ярыш нәтиҗәләре буенча районыбыз командасы беренче унлыкка керде.
(Чүпрәле, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсионерлар Союзының региональ бүлекчәсе 1 ноябрь көнне башкалабыз Казан шәһәрендәге су төрләре буенча спорт Сараенда республикабыз өлкәннәре арасында ярышлар үткәрде,. Анда республиканың һәр муниципаль районыннан беренче этапта җиңү яулаган иң оста йөзүчеләр көч сынашты, дип яза җирле басма.
Чүпрәле районы данын Римма Нәфиева һәм Җәүдәт Хәмдиев яклады. Спортчылар шәхси һәм катнаш эстафетада ирекле стиль буенча 25 метрлы дистанциядә ярыштылар. Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов әйтүенчә, ул көнне спорт Сараенда бәйрәм тантана итте. 49 команда составында килгән йөзүчеләр үзләренең физик әзерлекләрен, спорт азартын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча районыбыз командасы беренче унлыкка керде. Йөзүчеләребезне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез. Шуны да искәртим, 2015 елда әлеге Спорт сраенда су төрләре буенча дөнья чемпионаты узган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз