news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле укытучысы Ульяновск шәһәрендә IV төбәкара съезд эшендә катнашты

Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы татар телен укытуда заманча технологияләрне кулланып мастер-класс күрсәтте.

(Чүпрәле, 7 март, "Татар-информ", "Туган як"). Ульяновск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һәм түгәрәк, факультатив җитәкчеләренең IV төбәкара съезды узды.

Съезд эшендә "Иске Чүпрәле беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класс бәйгесе җиңүчесе буларак Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы татар телен укытуда заманча технологияләрне кулланып мастер-класс күрсәтте.

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Башкарма комитеты президиумы Җәләлова Энҗе Әхмәт кызына милли мәгарифне үстерүгә, төбәктәге татар теле, әдәбияты укытучыларының белемен камилләштерүгә керткән олуг хезмәтләре өчен рәхмәт хаты тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100