Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле укытучысы "Нечкәбил" республика конкурсында җиңү яулады
Чүпрәле укытучысы "Нечкәбил" республика конкурсында җиңү яулады
(Чүпрәле, 8 дкабрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Республика күләмендә игълан ителгән "Нечкәбил–2017" – ана, гаилә һәм хатын-кыз матурлыгы бәйгесе быел 13нче тапкыр үткәрелде. Әлеге бәйгедә Уби авылыннан Наталия Куракина катнашып, өченче урынга лаек булды. Бәйгенең финал өлешенә Татарстанның нибары 10 районыннан 13 гаилә генә чыга алды, дип яза җирле басма.
Наталия Куракина П.В.Дементьев исемендәге Уби урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли. Моннан өч ел элек ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете–хатын-кыз карашынча» дигән конкурсның зонаара этабында җиңү яулаган иде. Куракиннар гаиләсендә дүрт бала – Анна, Павел, Мария, Анастасия тәрбияләнә.
Балалар да әниләре кебек сәнгатьне яраталар. Әтиләре Александр аларның рухи һәм матди таянычы. Гаилә җылысын саклаучы Наталия юкка гына: "Кеше беренче чиратта гаиләсендә бәхетле булырга тиеш!",-дими. Аларның гаилә девизы да: "Алга, киртәләрне җиңәргә!".
Бәйгедә катнашып, яуланган уңышлары өчен дә Наталия, беренче чиратта, якыннарының ярдәменә рәхмәтле. Үзе дә мәктәптә киләчәк буынга милли традицияләрне дәвам итү йөзеннән күптөрле эш башкара. Туку осталыгы, сәйләннән эшләнмәләр ясау буенча түгәрәкләр алып бара, тарихи юнәлештә музей тормышын баета.
–Хатын-кызның Ана буларак бөеклеген чагылдырган әлеге чарада катнашу зур сынау булды. Минем өчен җан атарга, чарада катнашырга гына да 50ләп кеше барды. Аеруча олы рәхмәтләремне район җитәкчелегенә, мәдәният бүлегенә, хезмәткәрләренә, балалар иҗат йортына, Хорновар-Шигали авылы фольклор ансамбленә, Николай Узалуковка, "Родничок" фольклор коллективына, җитәкчесе Людмила Серцевага, "Туган як" газетасына, хезмәттәшләремә, гаиләмә, туганнарыма, гомумән, минем өчен борчылган һәммә кешегә җиткерәсем килә,- ди Наталия Куракина.
Финал нәтиҗәләре буенча Наталия Куракинага «Энҗе Нечкәбил», "Кыйммәтләрне саклаучы" титуллы исемнәр һәм ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, ТР Мәгариф һәм фән министры Рәхмәт хаты, шулай ук, интернет тавыш бирүдә җиңүе өчен Диплом тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз