news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле укучысы Татарстан Республикасы язучылар берлегенең Дипломына лаек булды

Низамова Гүзәл “Ел укучысы” исеменә лаек булган иде.

(Чүпрәле, 23 апрель, "Татар-информ", "Туган як").  Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5 нче “Б” сыйныфында белем алучы, мәктәп күләмендә 5-8 нче сыйныфлар арасында “Ел укучысы” исеменә лаек булган сәләтле укучы Низамова Гүзәл дипломлы булды, дип яза җирле басма.

Ул “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” III республикакүләм Ренат Харис укуларында “Ренат Харис иҗатында матурлык төшенчәсе чагылышы” темасына уңышлы чыгыш ясап, Татарстан Республикасы язучылар берлегенең III дәрәҗәле дипломына лаек булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Ф.М. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100