news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле укучысы "Артек"ка барачак

Резидә РФ Авыл хуҗалыгы министрының Дипломы, планшет һәм "Артек" лагерына юллама белән бүләкләнде.

(Чүпрәле, 4 август, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы Түбән Чәке урта мәктәбе укучысы Резидә Садыкова "Минем кече Ватаным" Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсында катнашып, 2 урын яулады, дип яза җирле басма. Җитәкчесе: Татар Шатрашаны авылы китапханәсе җитәкчесе Әнүзә Садыкова.

Конкурска Мәскәү янәшәсендәге Солнечногорск шәһәрендә узган IV Бөтенроссия иҗат фестивалендә нәтиҗә ясалды. Резидә РФ Авыл хуҗалыгы министрының Дипломы, планшет һәм "Артек" лагерына юллама белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot