Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле территориясендә 3051 гектар урман исәпләнә
Тагын 200 төп нарат, имән, чыршы һәм миләш үсентеләре утырттылар
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). 1030 квадрат километр мәйданлы Чүпрәле территориясендә дә 3051 гектар гына урман исәпләнә. Бу бик аз.
Район үзәгендәге элеккеге инкубатор территориясен Иске Чүпрәленең 1 һәм 2 номерлы урта мәктәпләре үзләренең паркы итәргә теләк белдереп дөрес эшләделәр. Шимбә көнгә кадәр анда 100 төп чамасы юкә утыртканнар иде. “Урманнар утырту көне” ндә биредә тагын 200 төп: нарат, имән, чыршы һәм миләш үсентеләре утырттылар, дип белдерә “Туган як” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз