news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле терлекчелек тармагында яңа резервлар барлана

Район башлыгы Александр Шадриков киләсе 2018 нче ел Татарстанның терлекчелек тармагында "Югары продуктлы таналар үстерү елы" дип игълан ителүен әйтте.

(Чүпрәле, 22 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле терлекчелек тармагында яңа резервлар барлана. Терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген үстерү күп факторларга бәйле. Көтүне югары продуктлы таналар хисабына тулыландыру аерым игътибарга лаек. Нәкъ шушы максаттан Иске Кәкерле авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре катнашында зур семинар - киңәшмә узды. Аның эшендә район башлыгы Александр Шадриков, "Элита" (токым предприятиесе) акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәннур Зарипов, аның урынбасары Илсур Закиров һәм ТР Министрлар Кабинеты ветеринария буенча Баш идарәсенең бүлек начальнигы Солтан Латыйпов катнашты, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Александр Шадриков киңәшмәне ачып, киләсе 2018 нче ел Татарстанның терлекчелек тармагында "Югары продуктлы таналар үстерү елы" дип игълан ителүен әйтте. "Кыр эшләре тәмам. Бүген төп игътибар терлекчелеккә юнәлдерелгән булырга тиеш. Һәр савым сыер - ул бизнес проекты. Бернинди икътисадны да аннан башка күзаллап булмый",- ди Александр Валерьевич.

Дөрес, агро идарә мәгълүматларына күз салсак, район терлекчеләренең беркадәр уңышлары да бар. Быелның 11 аенда 234004 центнер сөт савылган, ягъни узган елгы күрсәткечкә караганда 7385 центнер продукция артык җитештерелгән. 2016 нчы ел дәвамында һәр сыердан уртача 5024 килограмм сөт савылса, быел ул күрсәткеч 5600 килограмм булыр дип фаразлана. Сөт терлекләренең продуктлылыгына килгәндә шуны да искәртим, 2014 елда һәр сыердан уртача 4513 һәм 2015 елда 5137 килограмм сөт савылды. Ягъни, соңгы өч елдагы үсеш 124 процентны тәшкил итә. Яшь үрчем алуда да алга китеш бар. 2014 елгыга караганда 362 баш бозау күберәк туган. Башка күрсәткечләр буенча да уңышлар күз алдында. Казаннан килгән белгечләр әлеге күрсәткечләрнең чик булмавын һәм районда әлеге тармакны үстерү буенча мөмкинлекләр булуын әйттеләр. Аларның сүзләренә караганда, тулаем Татарстан Республикасы буенча терлекчелек продукциясе җитештерү динамикасы үсеше күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү – 105, ит – 102 процентны тәшкил иткән. Шулай да республика терлекчеләре күрше регионнардагы хезмәттәшләреннән калышалар икән, алар бер сыердан 6 мең килограмм сөт җитештерү чиген узып киткәннәр.

Артталыкның сәбәбен дә әйттеләр, югары продуктлы таналар үстереп көтүне тиешле дәрәҗәдә тулыландырмау. Казан белгечләре район терлекчеләре алдына бозауларны 14 айда 385 килограмм авырлыкка җиткереп каплатырга һәм 23 айдан яшь үрчем алу бурычын куйдылар. Болай эшләгәндә сыерның яшәү чорындагы продуктлылыгы 38345 килограммга тиң. Гадәттә, безнең район фермаларында таналар 17 айга кадәр үстерелгәч кенә каплатыла. Мондый очракта продуктлылык ике мәртәбәгә ким була икән. Саннар шактый уйланырлык! Икътисад һәм үзкыйммәт турында сүз алып барганда урыннардагы җитәкчеләр һәм белгечләр моннан тиешле нәтиҗә ясарга бурычлылар. "Таналар проблемасын хәл итмичә ферманың продуктлылыгын арттыру һич тә мөмкин түгел. Соңгы 15 елда чит илдән республикага 40 меңнән артык тана кайтардык. 40 -50 килограмм сөт бирергә тиеш булсалар да, алар белән без эшли алмыйбыз. Аларга аерым тәрбия кирәк. Үзебездә ел саен 140 мең баш бозау туа. 40 -45 мең тана әзерлибез һәм көтүгә нибары 30 меңе генә керә. Таза, исән бозау алу өчен сыерлар белән яхшы эшләү мәҗбүри",- ди Солтан Салимович.

Семинар – киңәшмәнең практик өлеше "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалында дәвам итте. Алар биредә товарлыклы – сөтчелек фермасының эшчәнлеге белән тапныштылар, сөт блогында, бозаулату цехында, таналар асрау бинасында булдылар. "Элита" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәннур Рәфкатович семинарга килүчеләргә булачак тана бозауларын туганнан алып ничек үстерү этаплары, каплату яшендә аларны орлыкландыру хакында тәфсилләп сөйләде, коллегаларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. – Уңышларга ирешү өчен максатчан эш алып барырга, нәкъ менә югары продуктлы таналар үстерү өстендә ныклап эшләргә кирәк", – дип билгеләп үтте ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100