Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле терлекчеләре эшкә нәтиҗә ясый
Бүген Чүпрәле районы буенча һәр сыердан тәүлеккә уртача 16,9 килограмм сөт савыла.
(Чүпрәле, 15 август, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Бүген Чүпрәле районы буенча һәр сыердан тәүлеккә уртача 16,9 килограмм сөт савыла. Кабул итү пунктларына 76,4 тонна продукция тапшырыла. Әлеге күрсәткечләр үткән елгыга караганда аз гына күбрәк. Терлекчелек тармагы буенча сигез айлык эшкә йомгак ясаганда район башлыгы Александр Шадриков көз айларында да малларның продуктлылыгын киметмәү өчен мөмкин булган барлык чараларны һәм резервларны кулланырга кирәклеген әйтте, дип яза җирле басма.
Тармакның тотрыклы табыш бирүе өчен әлегә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме фермадагы эшләрне дөрес оештырырга кирәк. Бигрәк тә ашату технологиясен төгәл үтәү сорала. Урыннардагы белгечләр дә бу юнәлештә һәрдаим конкрет эш белән шөгыльләнергә тиеш. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятендә, мәсәлән, ел башыннан һәр сыерга күчереп исәпләгәндә 5889 килограмм сөт савып алуга ирештеләр. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Городище һәм Яңа Элмәле филиалларында да әлеге күрсәткечләр биш мең килограммга якын булды. Уртача район күрсәткеченнән ким эшләгән ферма коллективларының үз вазыйфаларына мондый карашын ничек аңларга? Киңәшмәдә кайбер җитәкчеләргә һәм белгечләргә йөз кызартып җавап тотарга да туры килде. Үткән сигез айда симертүгә куелган мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 709 грамм булды. Хуҗалыкларның күпчелеге узган елгыга караганда нәтиҗәлерәк эшләде. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Ишле һәм Чуваш Бизнәсе филиаллары терлекчеләре һәр мөгезле эре терлекнең тәүлек саен уртача 886 һәм 871 граммга үсүен тәэмин иттеләр. "Цильна" хуҗалыгында ул күрсәткеч 846 грамм булды. Яшь үрчем алуда да алга китеш бар. Сигез ай дәвамында барлыгы 3750 баш бозау алынды. Узган ел 3659 баш иде. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Городище ,Яңа Чокалы филиалында һәм "Цильна" җәмгыятендә 64 – 55 баш бозау артык алуга ирештеләр. Яшь үрчемне саклап үстерү буенча "Эталон Агро" хуҗалыгында зооветеринария эшен конкрет оештыру таләп ителә. Утырышта кышкы чор өчен терлек азыгы әзерләүне дәвам иттерү турында да җитди сүз булды. Соңыннан июль аенда аеруча нәтиҗәле эшләгән ферма мөдирләре һәм терлекчелек белгечләре акчалата бүләкләргә лаек булды. Алар арасында "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли филиалы фермасы мөдире Тнсар Шараев, Матак филиалы фермасы мөдире Анатолий Головин, Яңа Чокалы филиалының көтүне яңарту буенча технологы Илгих Хуҗимев һәм "Цильна" җәмгыятенең мал табибы Илгиз Ильясов бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз