Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле технология техникумында татар ашлары бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар
Чарада студентлар һәм укытучылар катнашында әдәбият белән бәйләп театраль күренеш, татар халык ашлары әзерләү, өстәлне сервирлау буенча ярыштылар.
(Чүпрәле, 8 апрель, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумында татар ашлары бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Менә бүген дә уку йортының 3 курс студентлары арасында татар ашлары бәйгесе узды. Чарада студентлар һәм укытучылар катнашында әдәбият белән бәйләп театраль күренеш, татар халык ашлары әзерләү, өстәлне сервирлау буенча ярыштылар.
Чакырылган кунаклар татар халкының милли ризыклары, бәйрәмнәре, кунак каршылау серләре, файдалы чәй һәм аның килеп чыгышы турында бик күп мәгълүмәт алдылар. Һәр студент укуда алган белемнәрен эш белән күрсәтергә тырышты.
Жюри әгъзалары техникум директоры Р. Әхмәтов, Ак калфак оешмасы җитәкчесе Г. Яфизова, үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәре Р. Җамалетдинова укучыларга дөрес бәя биреп җиңүчеләрне билгеләделәр.
Чакырылган 2 курс студентлары бәйгедәдән тәҗрибә туплап, киләчәктә үзләре дә шундый чарада катнашырга теләк белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз