news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле спортчысы Россия беренчелегендә призер булды

Пер Мускатинов Татарстан җыелма командасы составында кул көрәштерү буенча Россия беренчелегендә катнашты һәм өченче урынны яулады.

(Чүпрәле, 14 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы Зур Аксу авылында яшәүче армспорт чемпионы Пер Мускатинов физик мөмкинлекләре чикле булган Татарстан җыелма командасы составында кул көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашты һәм өченче урынны яулады. Быелгы ярышларда Россия Федерациясенең 19 субъектыннан 100дән артык спортчы катнашты, дип яза районның "Таган як" газетасында.

Петр Мускатиновның мондый ярышларда катнашуы беренче түгел. Исегезгә төшерәбез, үткән ел да ул призлы урын яулап, Татарстан командасы составында Европа Чемпионатында көч сынады һәм әйбәт күрсәткечләргә иреште.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, май аенда Будапештта (Венгрия) үтәчәк Европа беренчелегенә һәм сентябрьдә Польша шәһәрендә дөнья беренчелегенә үтәчәк ярышларга кандидатлар сайланачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot