news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле «Сөмбелә»се яңа үрләр яулый

Биектау районы Шәпше мәдәният йортында Республика күләмендә оештырылган фестивальдә 21 районның сәнгать сөюче төркемнәр катнашты.

(Чүпрәле, 16 май, "Татар-информ", "Туган як"). Халкыбызның онытылып барган мәдәни җәүһәрләрен барлаучы "Түгәрәк уен" фестивале фольклорчы төркемнәрне янәдән бер "түгәрәккә " җыйды. 13 май көнне Биектау районы Шәпше мәдәният йортында Республика күләмендә оештырылган фестивальдә 21 районның сәнгать сөюче төркемнәр катнашты, дип яза җирле басма.

Әлеге чарада Чүпрәле районы Габдулла Рахимкулов исемендәге Иске Шәйморза мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сөмбелә" фольклор ансамбле әби-бабаларыбыздан калган уен йолаларны сәхнәләштереп икенче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot