news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында күпфункцияле үзәк төзелә

Яңа үзәктә 11 мең данә китап өчен аерым зал каралган.

Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында күпфункцияле үзәк төзелә

(Чүпрәле, 6 июль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында күпфункцияле үзәк төзелә. Бүгенге көндә күпфункцияле үзәк дип аталучы бинаның сәхнәсе, ишек, тәрәзәләре ясала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Төзү осталары, Юрий Порфирьев җитәклегендә, эшне бик сыйфатлы башкаралар. Владимир Кудрявцев җитәкләгән бригадага эретеп ябыштыру эшләре йөкләнгән. Район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге начальнигы Радик Баһаветдинов әлеге объектның август аенда файдалануга тапшырылачагы турында әйтте.

Август ахырында билгеләнеп үтәчәк республика һәм район оешу бәйрәмнәре уңаеннан Түбән Чәке авылы җирлегендә яшәүчеләр өчен бу тарихи зур бүләк булачак. 

"Яңа үзәктә 200 тамашачыга исәпләнгән зал, сәхнә, чишенү бүлмәсе булачак. Гомумән, бинада проект буенча мәдәният хезмәткәрләре өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак", - дип сөйләде Түбән Чәке мәдәният йорты директоры Нина Митрофанова.

Шушы бинаның бер өлешендә авыл китапханәсе дә урнашачак икән. 11 мең данә китап өчен аерым зал каралган. Киенү-чишенү бүлмәсе бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot