news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы тарихына багышланган тапшыру әзерләнә

Әгъзам Гобәйдуллин Иске Кәкерле авылының тарихи үткәненә багышланган тапшыруда кызыклы хатирәләр белән уртаклаша.

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы тарихына багышланган тапшыру әзерләнә

(Чүпрәле, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як"). 26 сентябрьдә "Татарстан-Россия 1" ДТРК каналында 9:20 сәгатьтә "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы тарихына багышланган "Киек казлар төшкән җирдә" тапшыру була.

"Татарстан" ДТРК телестудиясе Татарстан Республикасы авылларының тарихына һәм хәзерге заманына багышланган тапшырулар циклын төшерә.

 "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан АССРның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туган. Ул Иске Кәкерле авылының тарихи үткәненә багышланган тапшыруда кызыклы хатирәләр белән уртаклаша.

 Белешмә өчен: Иске Кәкерле авылының барлыкка килүенең төгәл датасы билгеле түгел, тарихи кулъязма 70 нче елларда югалган. Авыл XVII гасыр уртасында барлыкка килгән, дип фаразлана. Авыл исеме белән бәйле рәвештә төрле риваятьләр йөри.

Иске Кәкерле авыл җирлеге составына ике торак пункт керә: Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе авыллары. Җирлекнең административ үзәге-Иске Кәкерле авылы.

news_right_1
news_right_2
news_bot