Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чүпрәле районының Иске Дуван авылында 55 яшьлек ир-ат янып үлгән
Янгынның башлангыч сәбәбе – мичнең төзек булмавы.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Чүпрәле районының Иске Дуван авылында 55 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген төнлә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Иске Дуван авылының Тынычлык урамында 18нче йорт януы турында хәбәр килә.

Янгынны сүндерергә Алешкино авылының ирекле янгын сүндерүчеләр отряды хезмәткәрләре, Үби авылы, 114нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре, шулай ук авария хезмәтләре һәм полицейскийлар килә.
Янгын сүндерүчеләрне каршы алган авыл кешеләре йорт хуҗасының өйдә булырга мөмкин икәнлеген әйтә. Ялкын телләренең күршедәге корылмаларга күчү куркынычы килеп туа, аның мәйданы 72 квадрат метрдан артып китә.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 16 минут эчендә сүндерә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре йорт хуҗасының үле гәүдәсенә тап була.
Янгынның башлангыч сәбәбе – мичнең төзек булмавы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз