Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районының "Дементьев" агрофирмасы язгы кыр эшләрен башлады
Әлеге агрофирмада көзге бодайның "Казанская – 560", "Московская – 39" һәм "Скипетр" сортларына өстенлек бирәләр икән.
(Чүпрәле, 12 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәленең "Дементьев" агрофирмасы язгы кыр эшләрен башлады, дип яза районның "Туган як" газетасы.
-Көннәр җылы тора, тиздән уҗым культураларының тамырлану чоры башлана. Шуңа күрә өстәмә тукландыру чарасын ашыктырырга кирәк. Дөрес, кырларның өлгереше төрле участокта төрлечә, аларны сайлап булса да минераль ашлама сибүне башлап җибәрдек,- ди җаваплылыгы чикләнгән "П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыятенең баш агрономы Виктор Митрошкин.
Баш белгечнең сүзләренчә, әлеге җәмгыять игенчеләре үткән көздә 1819 гектар уҗым культуралары чәчеп калдырган. Басулар кардан ачылып һава температурасы җылыну белән үк алар яшел хәтфә төсен алган. Әлеге агрофирмада көзге бодайның "Казанская – 560", "Московская – 39" һәм "Скипетр" сортларына өстенлек бирәләр икән. Үткән елгы тотрыксыз һава шартларында да алардан ярыйсы гына уңыш җыеп алганнар. Быел да өмет зурдан. "Менә карагыз әле, нинди куе булып тамырланганнар, ашламаны да үзвакытында бирсәк үсентеләр бөтенләй икенче сулыш алачак,- ди Виктор Васильевич уҗымны кулына алып.
Механизатор егетләр дә сыната торганнардан түгел. Һәр елны беренчеләрдән булып басу түренә чыгучы Николай Егоров, Владимир Чернов, Андрей Ишметов, Алексей Козлов һәм Дмитрий Степанов бүген үк инде уңыш турында кайгыртып, уҗымнарны тукландыру эшендә катнашалар. –Техниканы төзекләндердек, ашлама белән ягулыкка тоткарлык булмаска охшаган, үзебезнең кәефләр әйбәт, - ди алар. Без игенчеләр белән аралашкан арада уҗым басуларын иңли–иңли ашлама сиптерүче "Туман – 2" агрегаты килеп туктады. Йөртүчесе Иван Рахманов әйтүенчә аны күрше Ульяновск өлкәсенең Нагаткино авылыннан чакырып китергәннәр . Безнең районда аның беренче ел гына эшләве икән. Югары белемле инженер булуына да карамастан, шушы техника белән эшләүне кулай күрә, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз